Контракт буенча хезмәт итәчәк Татарстан егетләреннән тупланучы батальоннарны «Алга» һәм «Тимер» дип атаячаклар. Бу хакта үз мәгълүматларына таянып, «Татар-информ» хәбәр итә.
«Батальоннар бары тик Татарстанда туып-үскән егетләрдән туплана. Бу – алар иңгә-иң куеп сафка бассыннар, бер-берсен белсеннәр, бурычларны бергә үтәсеннәр өчен шулай эшләнә», – дигән Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы майор Евгений Токмаков.
«Алга» һәм «Тимер» батальоннары туплангач, егетләр хәрби әзерлек узарга китәчәк. Бер айдан соң гына алар сугышчан бурычларын үтәргә, шул исәптән Украинага махсус операция зонасына, юл тотачаклар. Әлеге батальоннарның үз билгеләре һәм шевроны булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез