2024 елның беренче ике аенда Татарстанда туучылар саны 3,4 процентка кимегән. Росстат мәгълүматларына караганда, гыйнвар һәм февраль айларында республикада 5497 бала туган, бу узган елның шушы чорына караганда 138гә кимрәк.
Шул ук вакытта Татарстанда үлүчеләр саны 10,5 процентка арткан. 2024 елның беренче ике аенда республикада 8267 үлем очрагы теркәлгән. Бу узганелның гыйнвар һәм февраль ае белән чагыштырганда, 912гә күбрәк. Яңа туган балаларның үлем очраклары да арткан – 14 очрактан 18 гә кадәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез