Газетага язылу

Татарстанда тычкан бизгәге артырга мөмкин

Республикада тычкан бизгәге буенча чираттагы сезонлы күтәрелеш көтелә. Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

– Ел башыннан 408 очрак теркәлде. Кызганыч, узган елдан 2 тапкыр артыграк бу. Көзге чорга кереп барабыз, тычкан бизгәген йоктыручылар саны артачак әле. Кимерүчеләр белән урманда гөмбә җыйганда, бакчада уңыш җыеп алганда, шулай юк кышка дип әзерләгән кайнатма-салатларны базларга һәм башка саклау урыннарына урнаштырганда да очрашырга мөмкин. Эшләгәндә саклык чараларын күрегез, – дип аңлатты Роспотребнадзор хезмәткәре.

Бакчада, дачаларда эшләр тәмамлангач, территорияне җыештырырга, чүпләрдән чистартырга, кимерүчеләрдән эшкәртергә кирәк. Кышын алар сезнең биләмәгә кереп йөрмәсеннәр өчен кирәк бу. Киләсе елга тычкан бизгәге эләктерү куркынычын да киметәчәк мондый саклану чаралары.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре