Татарстанда 2752 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шул исәптән 2710 – даими һәм 42 вакытлы сайлау комиссиясе. Бердәм тавыш бирү көнен оештыруда һәм уздыруда, 14 сентябрьдә, УСКның 22 меңгә якын әгъзасы катнаша. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Киләсе тавыш бирүгә әзерлек кысаларында участок сайлау комиссияләре әгъзалары сайлаучылар исемлекләрен төгәлләштерү буенча эш башлый. УСК эше чорында һәр гражданин исемлек белән таныша ала, кирәк булганда үзе турында мәгълүматны актуальләштерә ала», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
14 сентябрьдә республикада Рәис, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар, республика Дәүләт Советы депутатын сайлаулар узачак. Сайлау участоклары 7 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр ачылачак.
14 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Раисын сайлау көнендә Татарстан сайлаучылары арасында ике Sollers ST8 автомобиле һәм 11 iPhone 16 смартфоны уйнатылачак.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез