Газетага язылу

Татарстанда Украина террорчыларына ярдәм итүчене тоткарлаганда төшерелгән видео интернет киңлегендә пәйда булган

“Татар-информ” агентлыгы карамагында Казанда яшәүче 29 яшьлек ир-атны тоткарлаганда төшерелгән видео пәйда булган. Тоткарланучы Украина террорчылары эшчәнлегенә бәйлелектә шикләнелә. Агентлыкка видеоны Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстандагы идарәсе биргән.

Әлеге ир-атка Россиядә террорчы дип танылган оешманың эшчәнлегендә катнашу турында җинаять эше кузгатылган.

Сорау барышында шикләнелүче үз гамәлләрен таныган.

“Тимер юлда төрле диверсияләр, кәрәзле элемтә вышкаларын шартлату планлаштырылган иде. Мин Украина кораллы көчләре вәкилләре белән аралаштым”. – дигән тоткарланучы.

Хәзерге вакытта оператив-эзләү чаралары һәм тикшерү гамәлләре үткәрелә.

“Әлеге ир-ат чит илдәге кураторларының кушуы буенча Казанның төрле инфраструктура объектларына һөҗүм итү өчен техник чаралар әзерләгән. Ул шулай ук Украина национализмы идеяләрен тарату максатындагы законсыз акцияләр оештырган”, – дип сөйләп үткән Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстандагы идарәсе рәсми вәкиле Андрей Сергеев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре