Татарстанда Украинага хәрби объектлар турында мәгълүматлар җибәрүчене тотканнар

Чаллыда яшәүче ир-ат Украинаның Иминлек хезмәте (СБУ) вәкилләренә хәрби объектлар турында мәгълүматлар тапшырган. Аңа шпионлык эше буенча рәсми кисәтү ясаганнар. Бу хакта “Татар-информ” Федераль иминлек хезмәтенең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

“Чаллыда яшәүче ир-ат СБУ вәкиле белән яшерен элемтә булдырган. Тегесе аңа республика территориясендәге хәрби-сәнәгать комплексы объектлары турында мәгълүматлар җыярга кушкан”, - дип хәбәр ителгән ведомстводан. СБУга тапшырылган мәгълүматларның массакүләм мәгълүмат чараларындагы язмалардан тупланганлыгы һәм халыкка мәгълүм булганлыгы турында әйтелгән.

Нәтиҗәдә Чаллыда яшәүчегә “Шпионаж рәвешендә дәүләткә хыянәт итү” статьясында күздә тотылган җинаять кылу өчен шартлар тудырган гамәлләр кылырга ярамаганлыгы турында рәсми кисәтү игълан иткәннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре