Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, мәгариф тармагында 170 объект ремонтланачак. Гомуми белем бирү оешмаларында ремонт 53%ка башкарылган. Хисап чорында Спас районындагы бер объектта эшләр төгәлләнгән.
23 балалар бакчасында ремонт эшләре 65%ка башкарылган. Хисап чорында Теләче һәм Саба районнарында ике объект төзелеп беткән.
Ресурс үзәкләренә капиталь ремонт ясау 65%ка үтәлгән. Соңгы ике атнада Спас районында бер объект төзелеп беткән.
Тулай торакларда ремонт 53%ка башкарылган. Хисап чорында республиканың Бөгелмә районында бер объект төгәлләнгән.
Сәламәтлек саклау тармагында быел 96 объект ремонтлана. Соңгы ярты айда берьюлы 8 фельдшер-акушерлык пункты ремонтланган: Арча, Балтач һәм Лениногорск районнарында - икешәр, Нурлат һәм Лаеш районнарында - берешәр. Программа буенча гомуми үтәлеш 95% тәшкил итә.
Балалар өчен сөт ризыкларын өләшү пунктларына капиталь ремонт ясау тәмамлануга якынлаша. Алар буенча эшләр 97%ка үтәлгән. Хисап чорында 7 муниципалитетта 9 объект төзелеп беткән.
Медицина стационарларын ремонтлау гомуми күләмнең 56%ы башкарылган. Узган ике атнада Алексеевск районында - ике объект һәм Казан шәһәрендә бер объект төзелеп беткән.
5 поликлиникада Ремонт 28% ка башкарылган.
Яшьләр сәясәте буенча быел 24 объект ремонтлана. Узган ике атнада Зеленодольск районында балаларны савыктыру лагерьларында капиталь ремонтның соңгы объекты тапшырылган. Программа уңышлы тәмамланды, диде Марат Айзатуллин.
Яшүсмерләр клубларын ремонтлау эшләре 92%ка үтәлгән.
Психологик-педагогик ярдәм күрсәтү биналарын ремонтлау план күләменең 50%ы башкарылган. Яшьләр үзәкләрендә ремонт 55% ка башкарылган. Узган ярты айда Чаллы шәһәрендә бер объектны төгәлләгәннәр.
«Мәдәният» тармагында агымдагы елда 38 объект гамәлгә ашырыла. Зур өлешен авыл мәдәният йортлары тәшкил итә - монда эшләр 56%ка башкарылган.
Балалар сәнгать мәктәпләрен ремонтлау буенча планлаштырылган күләмнең 46%ы башкарылган.
Тармакның башка учреждениеләренә капиталь ремонт 38%ка башкарылган.
Спорт линиясе буенча быел 25 объект ремонтлана. Эшләр 33%ка башкарылган. Хисап чорында Бөгелмә һәм Тәтеш районнарында ике объект төзелеп беткән.
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла торган программа 90%ка үтәлгән. Узган ярты айда алты объект төзелеп беткән.
«Экология» тармагында 25 объект гамәлгә ашырыла. Программа буенча үтәлеш 58% тәшкил итә.
ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы шулай ук ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Юстиция министрлыгы, ТР буенча ГХМ һәм ЭЭМ объектларын ремонтлау программаларының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.
Урманчылык биналарына капиталь ремонт ясау программасы төгәлләнгән. Хисап чорында Азнакай һәм Зеленодольск муниципаль районнарында ике объект тапшырылган.
Янгын депосы биналары 47%ка ремонтланган.
Эчке эшләр министрлыгы биналары 19%ка ремонтланган.
Җәмәгать судьялары биналарын ремонтлау эшләре 60%ка үтәлгән. Хисап чорында республиканың Биектау районында бер объект төгәлләнгән.
Алты объектны файдалануга тапшыру нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы биналарга капиталь ремонт программасы төгәлләнгәгн.
Тагын 75 объект башка республика программалары кысаларында гамәлгә ашырыла. Хисап чорында Лениногорск һәм Тәтеш районнарында соңгы ике башкарма комитет бинасы тапшырылган. Шулай итеп, башкарма комитетларны капиталь ремонтлау программасы төгәлләнгән.
Вакытыннан алда тагын 4 республика программасы төгәлләнгән. Муниципаль архивларны ремонтлау эшләре 44%ка башкарылган. Росгвардия карамагындагы биналарны ремонтлау эшләре 47% тәшкил итә.
Хәрби комиссариатлар биналарына капиталь ремонт 59%ка башкарылган. Хисап чорында Әлки һәм Лаеш районнарында ике объект төзелеп беткән.
Күп функцияле үзәкләр биналарына капиталь ремонт 91%ка башкарылган. Узган ярты айда 4 муниципаль берәмлектә 6 объектта эшләр тәмамланган: өчесе - Казанда һәм берсе Кукмара, Биектау һәм Тукай районнарында.
Марат Айзатуллин күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде. 2026 елда анда 41 муниципаль берәмлектә 706 күп фатирлы йорт катнаша. Программада шулай ук 6 муниципаль берәмлектәге 44 йортта 99 лифт алмаштыру каралган.
36 муниципаль берәмлектә 405 объектта күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Барлыгы 46 объект төзелеп беткән, шулардан соңгы ике атнада - 3 муниципалитетта 10 күп фатирлы йорт. Калган объектлар буенча әзерлек эшләре алып барыла. Программа буенча гомуми үтәлеш 32% тәшкил итә, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез