Татарстанда укытучы дәрестә үзен начар тоткан малай белән сугышкан

Мәктәп укучылары бу хәлне видеога төшереп торган.

Чистайның 16нчы мәктәбендә укучы белән укытучы арасында ризасызлык чыгып, үзара тукмашуга кадәр барып җиткән.
“KazanFirst” социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә таянып язганча, укытучы белән укучы арасында инде күптәннән киеренкелек сизелгән. Укучыга малайның дәрестә үзен-үзе тотышы ошамаган һәм ул үсмергә “стрелка” билгеләгән.

“Очрашуда” исә укытучы малайның иренен ярып, муенында эзләр калдырган. Мәктәп укучылары бу хәлне видеога төшереп торган.
Балалар раславынча, мәктәп директорына барысы да мәгълүм. Ләкин ул укытучыдан тынычланып калуны, килеп туган хәлне кешегә чыгармавын сораудан гайре ары узмаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре