Газетага язылу

Татарстанда яшь укытучыларга 90 мең сум өстәп түли башлаячаклар

Республикада яңа эшли башлаучы мәктәп укытучылары өчен «Безнең яңа укытучы» түләве кертелә. Хөкүмәтнең бу җәһәттән карары әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза. Ярдәмнең максималь күләме 90 мең сум тәшкил итә.

Түләү республиканың дәүләт һәм муниципаль мәктәп укучылары өчен билгеләнгән. Аңа кайбер таләпләргә җавап бирүче педагоглар дәгъва кыла алачак. Республикада яшәп, Россия гражданлыгына ия булучы, 35тән яшьрәк, 5 елга кадәр хезмәт стажы туплаучылар программада катнаша ала. Югары яки урта һөнәри урта белемгә ия булу да – мәҗбүри.

Программада конкурс аша узучылар катнаша. Елына күп дигәндә 500 кеше җиңүчегә әйләнәчәк. Кандидатларга укыту эшчәнлегенә һәм мәктәптән тыш эшчәнлеккә яңа педагогик алымнар яки технологияләр кертүгә юнәлдерелгән шәхси проект тапшырырга кирәк. Сайлап алу тест, һөнәри-психологик әңгәмә узуны һәм проектны бәяләүне үз эченә ала.

90 мең сум 9 ай эчендә (2026 елның 1 сентябреннән 2027 елның 31 маена кадәр) һәр ай саен 10ар мең сум күләмендә күчереләчәк.

Билгеләнгән вакытка кадәр укытучы эшеннән китсә, түләү туктатылачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре