Татарстанда үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган: җиңел машина металл өеменә әйләнгән

Бүген, 30 декабрьдә, Татарстанның Әлмәт районында «Казан-Оренбург» автомобиль юлының 239 чакрымында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, 41 яшьлек "ВАЗ 2114" автомобиле йөртүчесе зур тизлектә, узып китү тыелган урында каршы як юлга чыгып, "Isuzu" йөк машинасына бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ автомобиле йөртүче ашыгыч медицина ярдәме автомобилендә вафат була.

Һәлакәтнең гаеплесен Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре билгеләргә тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре