Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, 40 яшьлек хатын-кыз 2024 елның көзендә 14 яшьлек улына мотоцикл алган. Үсмернең, әлбәттә, йөртүче таныклыгы да, мотоциклны “иярләү” тәҗрибәсе дә булмаган. Шуңа да карамастан, малай “матай”да җилдерепме-җилдергән. Шулай җилдерә торгач, узган елның 16 июлендә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, машинага килеп бәрелгән һәм нык җәрәхәтләнгән.
Судта тагын 38 яшьлек хатын-кыз җавап бирәчәк. Монысы узган елның җәендә 13 яшьлек улына мопед бүләк иткән. Баласы аны йөртә беләме-юкмы – уйлап та карамаган. Өстәвенә үсмер җитди авырудан интегә, бу чир белән, гомумән, бернинди дә транспорт руленә утырырга ярамый. Тик ана кеше үзе дә, үсмер дә боларны игътибарга алып тормаган. Үсмер быел май аенда бер яклы хәрәкәт кенә күздә тотылган урамда каршы як юнәлешкә килеп кергән. Полиция хезмәткәрләре хәрәкәт кагыйдәләрен бозучыны күреп, туктавын таләп иткән. Малай, таләпкә буйсынмыйча, мопедта җилдерүен дәвам иткән. Тәгәрмәченә зыян килгәч кенә туктап калырга мәҗбүр булган. Шуннан соң аны тоткарлаганнар.
Татарстан Прокуратурасы мәгълүматларына караганда, бу хәл Алабугада булган.
Хатын-кызларга карата кузгатылган җинаять эшләре судка җибәрелгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез