Газетага язылу

Татарстанда улын үтергән хатын-кызны СИЗОда калдырганнар

Казанның Яңа Савин районы суды Үзбәкстаннан килгән Сурәя Болтаеваны кулга алу срогын 3 айга озайткан. Ул саксызлык белән үлемгә китерү статьясы буенча гаепләнелә, дип яза “Татар-информ”.

Бүген Яңа Савин районы прокуроры ярдәмчесе дәүләт гаепләвен игълан итәргә тиеш булган. Әмма процессны күчерергә туры килгән, чөнки Болтаевага утырыш үткәрү турында нибары 3 көн алдан хәбәр ителгән (закон нигезендә 5 көн алдан хәбәр ителергә тиеш).

Шуңа күрә чикләү чарасын озайту турында мәсьәлә килеп туган. Гаепләнелүченең адвокаты раславынча, хатын-кыз тикшерүдән качарга һәм ниндидер комачаулык тудырырга җыенмый. “Өй арестын билгеләвегезне сорыйм”, – дигән ул.
Суд, бу чараны кулланмыйча, Болтаеваның тагын 3 айга СИЗОда калдырган.

Утырыш барышында хатын-кыз нык елап, тәрҗемәче ярдәмендә, тикшерүче аны алдаганлыгын, үзенең гаепле түгеллеген әйткән.
Фаҗига 2024 елның җәендә Ямашев проспектындагы бер фатирда булган. Тикшерү версиясе буенча, Үзбәкстаннан килгән 40 яшьлек хатын белән 17 яшьлек улы арасында низаг чыккан. Шунда хатын-кыз улының күкрәгенә пычак белән кадаган. Егет һәлак булган.

Улын үтергән ананы узган елның июлендә кулга алып, СИЗОга озатканнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре