Газетага язылу

Татарстанда ун пациентның икесе генә инсультның беренче сәгатьләрендә табибка мөрәҗәгать итә

Инсульт билгеләре булганнан соң беренче сәгатьләрдә 10 пациентның 2се генә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә.

Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече ангионевролог Марат Сәйхунов хәбәр итте.

"Әгәр статистикага карасак, безнең якынча 20-25% беренче сәгатьләрдә мөрәҗәгать итә. Төп масса симптомнар узганны көтә. Алар бер-ике тәүлектә чир узмаганда, симптомнар көчәя башлагач кына ашыгыч медицина ярдәме чакыралар», – диде табиб.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре