• Фото: РКБның матбугат хезмәте

Татарстанда уникаль очрак: бавыр күчереп утыртканнан соң бер ана икенче баласын тапкан

Арча районында яшәүче 41 яшьлек хатын-кыз бавыр күчереп утыртканнан соң Республика клиник хастаханәсендә икенче баласын тапкан. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул беренче йөклелек чорының күп өлешен хастаханәдә яткан һәм сәламәт кыз бала тапкан.

Өч ел узгач, ул яңадан авырга узган. Берничә консилиум җыеп тикшерүләрдән соң, табиблар, йөклелекне сакларга, дигән карар чыгарганнар.

«Табибларның бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсендә бала тулысынча җитлегеп тууга ирештек. Барлык йөклелек чоры дәвамында хатын трансплантологлар, акушер-гинекологлар, кардиологлар һәм гепатологлар күзәтүендә торды. Беренче йөклелектән аермалы буларак, бу юлы ул стационарда түгел, ә өендә яшәде. Татарстан өчен бу уникаль очрак – бавыр күчереп утыртудан соң ике сәламәт, тулысынча җитлеккән бала табуның беренче мисалы», – дип сөйләде Татарстан РКБ перинаталь үзәге җитәкчесе Нигина Нигъмәтуллина.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре