Газетага язылу

Татарстанда урам этләренең баланы талавына бәйле рәвештә авыл җирлеге депутатын тоткарладылар

Васильево бистәсендә Айшә авыл җирлеге депутаты, бер үк вакытта җирле Торак-коммуналь хуҗалык департаменты җитәкчесе дә булып эшләгән ир-атны тоткарлаганнар.

Ул хезмәт урынындагы вәкаләтләрен үзенә файда алу максатында куллануда шикләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, депутат “Кот и Пес” хәйрия фонды белән дәүләт контракты төзегән. Гәрчә фондның үзенә йөкләнгән бурычларын үти алмаячагын аңлап-белеп торса да. Контракт суммасы 5,3 миллион сум тәшкил иткән.

Тикшерүчеләр раславынча, депутат урам этләрен тотуга үзвакытында заявкалар тапшыруны тәэмин итмәгән. Бу исә Васильевода бер көтү этнең 9 яшьлек кызны бик каты талавына китергән. Хәзерге вакытта бала ИВЛга тоташтырылган. Табиблар көне-төне сабыйның гомере өчен көрәшә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре