Татарстан Хөкүмәте урман хуҗалыгы тармагына эшкә урнашучы яшь белгечләргә бер тапкыр түләү күләмен арттыру турында тәкъдим иткән. Көллиятне тәмамлаучыларга – 300 мең сум, вузларны тәмамлаучыларга – 500 мең сум бирмәкчеләр. Министрлар Кабинетының бу җәһәттән карары проекты – әлегә коррупция каршы экспертизада. Хәзерге вакытта түләү күләме 150 мең һәм 300 мең сум тәшкил итә.
Документта әйтелгәнчә, бер тапкыр финанс ярдәме урманчылык тармагы өчен кирәкле программалар буенча укуын тәмамлаганнан соң өч ел эчендә эшкә урнашкан 35 яшькә кадәрге белгечләр дәгъва кыла ала. Әмма бер шарты бар: кандидатларның салым түләү буенча бурычы булмаска тиеш.
 Бер тапкыр түләү алучылар урманчылык тармагында кимендә 3 ел эшләргә тиеш. Яшь белгеч вакытыннан алда эшеннән киткән очракта, үзенә түләнгән акчаның бер өлешен кире кайтарырга тиеш булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез