59 яшьлек ир-ат урманнан чыга алмавын, телефон зарядкасының да бетеп баруын (30 проценты калган) аңлагач, 112 номерына шалтыраткан. Адашкан кешене эзләүгә 5 нче ЗПСО коткаручылары чыгып киткән. Алар, машина сиреналарын кабызып, авыл юлларын урап узган, шул ук вакытта ир-ат белән телефон аша аралашып торган. Адашкан ир-ат, сирена тавышларын ишетеп, Комазан урманчылыгы юлына коткаручылар янына килеп чыккан.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре тагын бер кат искә төшергәнчә, урманга чыгып китәр алдыннан якыннарыбызга кая барысыбызны, кайчан кайтасыбызны әйтергә, телефон зарядкасын карарга, повербанк, компас, сыбызгы, пычак, шырпы һәм ризык алырга кирәк. Ерактан күренү өчен җетерәк төстәге кием кию яхшырак.
Адашкан очракта, шул урыннан китмичә, 112 телефонына шалтыратырга һәм коткаручылар белән элемтәгә керү өчен телефоннан файдаланырга кирәк. Эзләү вакытында тавыш сигналлары бирү, шулай ук коткаручыларның тавышларына җавап бирү зарури.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез