Газетага язылу

Татарстанда урманнарны чистарталар

Республикада «Татарстанның чиста урманнары» дип аталган көзге акция башланды.

Акция кысаларында урман фонды территорияләрен каты коммуналь калдыклардан, коры-сары, чыбык-чабыктан чистарту, аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм ял итү урыннарын төзекләндерү эшләре башкарылачак.  Чара “Экологик иминлек” илкүләм проекты ярдәме белән оештырыла.

Акциядә Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре, республика оешмалары һәм предприятиеләре, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары, волонтерлар катнаша.

– “Татарстанның чиста урманнары” акциясе инде матур традициягә әйләнде, – ди урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Барлык теләүчеләрне акциягә кушылырга чакырам. Бергәләп киләсе буыннар өчен табигатьнең матурлыгын һәм байлыгын саклап калыйк.

Акция 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре