Белгечләр ил төбәкләрендәге хезмәт базарына бәйле вазгыятьне өйрәнгән. Яңартылган саннарга караганда, Татарстан – исәпләнгән уртача хезмәт хакы һәм мәшгульлек күрсәткечләре буенча Идел буе федераль округына керә торган төбәкләр арасында алдынгы урында. Бу елның маенда Татарстанда уртача исәпләнгән хезмәт хакы 104 мең 722 сум тәшкил иткән. Еллык үсеш – 17,4 процент.
Республика гыйнвар–май нәтиҗәләре буенча да Идел буе федераль округында әйдәп бара торган урынны саклап калган. Ел башыннан бирле Татарстанда уртача исәпләнгән хезмәт хакы 97,3 мең сумны тәшкил иткән. Икенче урында – Пермь крае (88,2 мең сум, үсеш – 11,5 процент), өченче урында – Удмуртия (85,4 мең сум, үсеш – 17,2 процент). Идел буе федераль округы буенча әлеге күрсәткеч 86 мең сумнан артып киткән.
Иң күп акча алып эшләүчеләрне дә әйткәннәр. Майда иң зур уртача хезмәт хакы Чукотка автономияле округында (206,7 мең сум) теркәлгән. Беренче өчлектә Магадан өлкәсе (214,4 мең сум) һәм Ямал-Ненец автономияле өлкәсе (205,3 мең сум) дә бар. Ил башкаласында яшәүчеләргә майда уртача 183,6 мең сум акча язганнар.
Татарстанда мәшгульлек дәрәҗәсе дә югары булып кала. Бу елның гыйнвар–июнь айларына алынган мәгълүматларга караганда, республикада 2,05 миллион кеше эшли. Мәшгульлек дәрәҗәсе – 62 процент. Әлеге күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында беренче өчлеккә эләккән. Моннан тыш, республикадагы эш бирүчеләр 84,2 мең буш эш урыны турында хәбәр иткән. Бу да – иң зур күрсәткечләрнең берсе. Чагыштыру өчен: Башкортстанда – 29,5 мең вакансия, Самара өлкәсендә – 37,4 мең вакансия, Пермь краенда 31 мең вакансия бар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез