Идел буе федераль округында Татарстан, күрше Башкортстан күрсәткечләрен (24 600 сум) узып, алдынгы урыннарның берсен били. Идел буе федераль округының башка төбәкләре белән аерма аеруча күзгә ташлана: Марий Элда пенсионерлар уртача - 22 700 сум, Мордовиядә – 23 000, Чувашиядә 23 500 сум ала. Шулай ук Оренбург, Пенза, Саратов һәм Ульяновск өлкәләрендә дә уртача пенсия 23 мең сумнан аз гына артып китә.
Татарстан Көньяк федераль округның барлык төбәкләрен (21 900 сумнан 23 800 сумга кадәр), шул исәптән Әстерхан, Волгоград, Ростов өлкәләрен һәм Севастопольне, шулай ук Төньяк Кавказ федераль округы субъектларын да артта калдырды.
Шул ук вакытта, республиканы 39 төбәк, беренче чиратта, Ерак Төньяк территорияләре узып китә. Иң зур түләүләр – Чукоткада (42 мең сумнан артык). Шулай ук Камчатка краенда, Магадан өлкәсендә, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округларында, Мурманск өлкәсендә, Коми Республикасында һәм Архангельск өлкәсендә дә пенсия Татарстандагыдан югарырак.
Урта полоса төбәкләреннән Татарстанны Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Санкт-Петербург, шулай ук Ярославль, Калуга, Владимир, Ленинград, Свердловск, Иркутск, Томск, Кемерово өлкәләре һәм Пермь крае узып китә. Удмуртия һәм Киров өлкәсендә дә уртача пенсия бездәгедән бераз артыграк, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез