Газетага язылу

Татарстанда уртача пенсия күләме 25 мең сумга җиткән

Социаль фонд мәгълүматларына караганда, 2021 елдан Татарстанда пенсия күләме 61,3 процентка (9,5 мең сумга) арткан.

Нәтиҗәдә республикада пенсиянең уртача күләме 25 мең сумга җиткән. Биш ел эчендә эшләүчеләрнең пенсиясе эшләмәүчеләрнекенә караганда күбрәккә үскән.  Эшләүчеләрнеке – чама белән 79% процентка (хәзер алар уртача 23,5 мең сум ала), эшләмәүчеләрнеке – 58,3 процентка (хәзер – уртача 25,4 мең сум) күбәйгән. Ягъни хәзерге вакытта эшләмәүчеләрнең пенсиясе эшләүчеләрнекенә караганда 8 процентка артыграк күләмдә. Шушы ук чорда республикада пенсионерларның гомуми саны 2,45 процентка кимеп, 1,08 миллион тәшкил иткән. Күпчелеге – 78,4 проценты (854 мең) эшләми, калганнары – 21,6 проценты (234,8 мең) хезмәт эшчәнлеген дәвам итә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре