Газетага язылу

Татарстанда уртача хезмәт хакы 100 мең сумга якынлашкан

2026 елның беренче җиде аенда Татарстандагы предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләренең, шул исәптән кече бизнес вәкилләренең, уртача айлык хезмәт хакы 99,3 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматлары хәбәр итә. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, күрсәткеч 16,9 процентка арткан. Инфляцияне исәпкә алганда, үсеш 9,3 процент тәшкил иткән, дип яза «БИЗНЕС Online».

Иң югары хезмәт хакы мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендә теркәлгән – аена уртача 161,7 мең сум. Аннан соң финанс һәм иминият өлкәсендә эшләүчеләр – 143,9 мең сум, файдалы казылмалар чыгаручылар – 134,3 мең сум, эшкәртү производствосы хезмәткәрләре – 128,2 мең сум һәм профессиональ, фәнни һәм техник эшчәнлек белгечләре – 119,7 мең сум белән килә.

Энергетика өлкәсендә уртача хезмәт хакы 109,9 мең сум, төзелештә – 107,4 мең сум тәшкил иткән. Мәдәният, спорт һәм ял оештыру өлкәсендә бу күрсәткеч 98,3 мең сум булган.

Иң түбән хезмәт хакы күчемсез милек өлкәсендә теркәлгән – аена уртача 60,7 мең сум. Кунакханә һәм ресторан бизнесында хезмәткәрләр уртача 66,4 мең сум ала. Административ эшчәнлек һәм аңа бәйле хезмәтләр өлкәсендә бу күрсәткеч 69,3 мең сум, башка хезмәтләр өлкәсендә – 70,4 мең сум тәшкил иткән.

Авыл һәм урман хуҗалыгы, аучылык, балыкчылык һәм балык үрчетү өлкәсендә уртача хезмәт хакы 73,9 мең сум булган. Сәүдә һәм автомобильләрне ремонтлау өлкәсендә – 74 мең сум, мәгарифтә 74,9 мең сум тәшкил иткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре