Татарстанстат мәгълүматлары буенча, бу сан узган елның шушы ук чорындагыга караганда 15,7 процентка арткан. Март аенда уртача хезмәт хакы 99,1 мең сумга кадәр күтәрелгән.
Иң күп акча эшләүчеләр – мәгълүмат һәм элемтә (149,6 мең сум), финанс һәм иминият эшчәнлеге (143,8 мең сум), фәнни-тикшеренүләр (141,3 мең сум), файдалы казылма чыгару (133,2 мең сум) тармагында хезмәт куя. Эшкәртү производствосында айлык уртача хезмәт хакы – 122,9 мең сум, электр энергиясе, газ, пар белән тәэмин итү өлкәсендә – 112,1 мең сум, фәнни-техник эшчәнлек өлкәсендә – 111,1 мең сум.
Ә менә мәгариф, сәламәтлек саклау, төзелеш, сәүдә, транспорт, авыл хуҗалыгы, кунакханә бизнесы, күчемсез милек өлкәсендә эш хакы уртача күрсәткечтән түбәнрәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез