Быел май аенда Татарстанда уртача хезмәт хакы 89,2 мең сум булган. Росстат” мәгълүматлары буенча, узган елның шушы ук чорындагыга (73 мең сум) караганда 20 процентка зуррак сан бу. Апрельгә (83 мең сум) хезмәт хакының айлык үсеше 6,2 процент тәшкил иткән.
Еллык күрсәткечкә килгәндә, республикада 12 ай эчендә хезмәт хакы уртача 16,2 мең сумга арткан. Шул ук вакытта Россия буенча эш хакы үсү күрсәткече май аенда акрынаеп, 4,2 процентка калган. Ә айлык уртача хезмәт хакы 99,4 мең сум булган.
Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында хезмәткә түләү күләме буенча беренче урында тора. Округ буенча уртача күрсәткеч – 77,3 мең сум.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез