Татарстанда урыны белән яңгыр явачак

Бүген, 7 октябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава һәм урыны белән бераз яңгыр көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк. Урыны белән тизлеге секундына 14 метрга җитәчәк.

Көндез термометр баганалары +12дән +17 градуска кадәр күтәреләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре