Газетага язылу

Татарстанда үсмерләр катнашында җинаятьләр саны кимегән

Быел 9 ай эчендә яшүсмерләр катнашындагы җинаятьләрнең гомуми саны 10,4 процентка кимегән. Нигездә бу урлау, мошенниклык һәм хулиганлык. Җинаятьләрдә 472 балигъ булмаган бала катнашкан. Аларның 42 проценты – мәктәп укучылары, 29 проценты – көллият һәм техникум студентлары, 31 проценты – эшләмәүчеләр һәм укымаучылар.

Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр эшчәнлеген оештыру бүлеге башлыгы урынбасары Евгения Боброва сөйләде.

Аның сүзләренчә, күпчелек җинаятьләрнең төп максаты-табыш алу. Социаль челтәрләр аша яшүсмерләрне экстремизмга, наркотиклар куллануга һәм мошенниклыкка җәлеп итәләр.

 

– Мондый җинаятьләр өчен санкцияләр җитди. Мәсәлән, теракт турында ялган хәбәр өчен 6 елдан 8 елга кадәр, террорлык акты кылган өчен 10 елдан 20 елга кадәр төрмәгә утырырга мөмкин. Ә бу категория буенча җинаять җаваплылыгы инде 14 яшьтән башлана. Наркотиклар тараткан өчен 3 елдан 15 елга кадәр хөкем карары яный һәм җаваплылык инде 16 яшьтән башлана, – диде Евгения Боброва. – Яшүсмерләрнең 50 проценттан артыгы – имин, бай гаиләләрдән, элек исәптә тормаганнар булып чыга. Ата аналарга гел уяу булу кирәк. Әгәр баланың яңа дуслары, акчасы барлыкка килсә, ул укуны калдыра башласа, өйгә соң кайтса, сезне бу сагайтырга тиеш. Аның белән сөйләшегез, психологка мөрәҗәгать итегез.  

 

Евгения Боброва  әйтүенчә, күп кенә  ата-аналар балаларының нинди сайтларга керүен, кемнәр белән аралашуын белми. Бала бүлмәсендә шыпырт кына компьютеры каршында утыра кебек, ләкин шул ук вакытта ул җинаятьчелләр белән аралашырга мөмкин. Балалар ата-аналарының акчаларын күчереп, мошенниклар корбаны була.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре