Татарстанда үсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләр саны кискен арткан

Быел 4 айда Татарстанда үсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләр саны 48,8 (!) процентка  арткан. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының участок полиция хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәләре эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Резеда Вахитова хәбәр итте.

Чагыштыру өчен: узган ел гыйнвар–апрель айларында республикада шундый 258 очрак теркәлгән булса, быел ул сан 384 кә җиткән.

– Үсмерләр еш кына интернет аркасында җинаять юлына баса. Барыннан да бигрәк наркотиклар әйләнешенә бәйле җинаятьләр артты. Үсмерләрне наркотик таратуга җәлеп итәләр. Алар үз чиратында шул рәвешле җиңел генә акча эшләп калырга тели, – дип ачыклык кертте ул журналистлар белән очрашуда.

Дүрт ай эчендә үсмерләр биш тапкыр Мәңгелек утны сүндерергә маташкан.

– Быел алар Казандагы Җиңү һәм Урицкий паркларындагы, Дәрвишләр бистәсе, Яшел Үзәндәге парклардагы Мәңгелек утны сүндермәкче булды. Бу – җинаять. 14 яше тулган кеше моның өчен җинаять җаваплылыгына тартыла, – дип ачыклык кертте Резеда Вахитова.

Сан

– Ел башыннан бирле үсмерләргә карата 713 җинаять кылынган.

– Хәзерге вакытта эчке эшләр органнарында имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 3,5 меңнән артык (3665) бала исәптә тора.

– Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәгендә ел саен 1250 үсмер тотыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре