Татарстанда үсмерләр җәйге каникул чорында эш табу өчен мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук “Работа в России” порталында яисә белдерүләр сайты аша вакансия табарга була. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән “Татар-информ”га шул хакта хәбәр ителгән.
“Мәшгульлек хезмәте эшкә урнашкан һәр үсмернең хезмәт хакына 2 650 сум өстәп түләячәк. Узган җәйдә үсмерләрнең уртача хезмәт хакы 21 650 сум тәшкил итте”, - дип билгеләп үтелгән матбугат хезмәтендә.
hh.ru мәгълүматларына караганда, җәен үсмерләргә тәкъдим ителә торган хезмәт хакы: бюджет оешмаларында – 22 440 сум, бюджет тыш секторда – 23,2 мең сумнан башланып, 200 мең сумга кадәр. Курьерлар иң зур хезмәт хакы ала. Шулай ук официант, бармен, заказ җыючыларга да югары керем тәкъдим ителә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез