Газетага язылу

Татарстанда уылдык чәчү чорында балык тотучыларның эзләренә төшкәннәр

Татарстанда уылдык чәчү чорында балык тотучыларга карата чаралар күреләчәк.

Татарстанда уылдык чәчү чорында балык тотучыларның эзләренә төшкәннәр

«Уылдык чәчү-2026» комплекслы оператив-профилактик операциясе барышында биоресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты хезмәткәрләре көн саен республика сулыкларында рейд чаралары үткәрә.

Рейд барышында Яшел Үзән районының Исаково авылы янында законсыз балык тотучы тоткарланган.

Шулай ук Спас районында биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә Актай елгасы буендагы Вожжи авылы янында тыелган тоту кораллары белән балык каптыручының эзенә төшкәннәр. Рейд барышында Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән төр балыкны тотулары ачыкланган, бу тагын да зур зыян китерә.

Хәзерге вакытта ике очрак буенча да РФ Җинаять кодексының 256 маддәсе («су биологик ресурсларын законсыз тоту») буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре