2025 елда суд приставлары үз бурычларыннан баш тартып йөрүче ата-аналарга 4 миллиард сумга якын бурычларын түләткән. Бу ел башыннан исәпләгәндә дә 2 миллиард сумга якын акча алынган инде. Чагыштыру өчен: узган елның шул ук чорында бу сумма 1,5 миллиард сум тәшкил иткән. Димәк, йөкләмәләрне үтәтү өчен кулланган чаралар уңай нәтиҗә бирә. Аларның берсе – «Суд приставлары – балаларга» бөтенроссия мәгълүмат акциясе.
Акцияне үткәрү чорында гына да суд приставлары алиментлар буенча 98 миллион сумнан артык бурычлар түләткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8 миллион сумга күбрәк бу саннар. Балаларга тиешле алиментларны түләтү буенча эшләрнең 90 проценттан артыгы уңай хәл ителә икән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез