Татарстанда үзмәшгульләр саны 30 процентка арткан

2022 ел белән чагыштырганда, былтыр республикада 30 процентка диярлек күбрәк үзмәшгуль теркәлгән.

Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте. Чарада узган ел “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрләргә ярдәм” илкүләм проектын тормышка ашыру йомгаклары турында сөйләделәр.

– Татарстанда әлеге өлкәдә кабул ителгән ярдәм чаралары үзмәшгуль буларак теркәлүчеләр саны артуга этәргеч бирә, – диде министр. – Республикада эшкуарлар төрле өлкәләрдә эшли. Төзелешме ул, репетиторлыкмы, мондый юнәлешләр бик күп.

Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, үзмәшгульләр катнашында үткәрелүче төрле ярминкәләр дә үзен яхшы яктан күрсәткән. Бердән, халык арасында мондый чараларга карата кызыксыну зур булса, икенчедән, товар тәкъдим итүчеләр үзләре дә бик канәгать икән.

Билгеле булганча, профессиональ керемгә салым проекты Татарстанда 2019 елда башланды. Тәҗрибә рәвешендәге эштә, безнең республикадан тыш, Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре дә катнашты. Соңрак аны ил күләмендә җәелдерделәр.

Татарстан Икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада 300 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән. 2019 елдан бирле алар якынча 125 миллиард сумлык товар җитештергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре