Татарстанда вакытлыча Каменка – Дөбъяз – Олы Әтнә автоюлында транспорт хәрәкәтен туктатачаклар

Татарстанда 3 сентябрьдән башлап Каменка – Дөбъяз – Олы Әтнә автоюлында транспорт хәрәкәтен туктатачаклар, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

"Биектау районында автомобиль юлын ремонтлау белән бәйле рәвештә транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла", - диелә министрлык хәбәрендә.

Хәрәкәт 3 октябрьгә кадәр ябылачак. Машина йөртүчеләрне үз маршрутларын алдан ук планлаштырып куюларын сорыйлар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

транспорт Татарстан юллар Каменка Дөбъяз Олы Әтнә

Көн хәбәре