Акциянең максаты – яшьләргә патриотик тәрбия бирү, үсеп килүче буында Ватанга карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисе формалаштыру. Моннан тыш, акция чик буе хезмәтенең әһәмиятенә игътибар җәлеп итүгә һәм яшьләрнең дәүләт иминлеге өлкәсендәге һөнәрләргә кызыксынуын стимуллаштыруга юнәлдерелгән. Акциядә катнашучыларга чик сакчыларының һәм куркынычсызлык органнары, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте чик буе хезмәте хезмәткәрләренең батырлыгы һәм каһарманлыгы турында сөйләячәкләр.
Акциядә Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең чик буе хезмәте ветераннары һәм хезмәткәрләре белән очрашулар узачак. Катнашучылар тематик күргәзмәләрне карый алачак. Шулай ук Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте Үзәк чик буе ансамбленең концерт программасы планлаштырылган, дип хәбәр итә Татар-информ.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез