Татарстанда «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының республика филиалы ачылды

Казанның Химиклар сараенда «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының республика филиалы ачылды. Ачылышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Филиал Ямашев проспекты, 1 адресы буенча ачылды. Бина 550 квадрат метр мәйданны били.

Бинаны ачып, Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

- Бу бина хәрби хәрәкәтләр зонасын узган ветераннарның сорауларын системалы һәм югары дәрәҗәдә хәл итү өчен өстәмә мөмкинлек булачак. Сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү-безнең эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе, - диде ул.

Рәис кыска вакыт эчендә төзелеш эшләрен башкарып чыккан төзүчеләргә дә рәхмәт әйтте.

- Алда зур һәм җаваплы эш көтә. Бер генә проблема да игътибарсыз калырга тиеш түгел, - диде республика Рәисе. 1 Без үз чиратыбызда киләчәктә дә фонд эшчәнлегенә һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкбез. Бездә Федераль фонд белән дә яхшы элемтәләр урнаштырылган. Без фонд акчасына гына таянып калмыйча, үзебез дә ярдәм күрсәтәчәкбез. Минемчә, бу – вакытында төзелгән һәм бик кирәкле оешма.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре