Бөтен Россия күләмендә уза торган «Ветеранга кунакка» акциясе кысасында Тукай районы ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева белән Күзкәй мәктәбе укучысы Ленар Гыйльманов Бөек Ватан сугышында катнашкан Мәхмүтҗан Сабир улы Сабиров янына бардылар.
Мәхмүтҗан Сабир улы 1926 елның 19 декабрендә Минзәлә районының Яңа Байлар авылында туа. 1944 елның июнендә ул Кызыл Армиягә алына һәм Феодосиядә Кара диңгез флотында хезмәт итә, сугыштан соң шәһәрне торгызуда катнаша. 1950 елда демобилизацияләнеп, туган ягына кайта, гаилә кора һәм өч бала тәрбияли.
– Кара диңгез минем күңелемне беренче күрүдә үк яулап алды, – дип истәлекләре белән уртаклашты ветеран. – Авыл егете өчен бу искиткеч гүзәллек иде. Сугыш авырлыклары арасында да без диңгездән көч ала идек. Ә җиңүдән соң без, диңгезчеләр, кешеләр яңадан тыныч күк астында яши алсын өчен, җимерелгән шәһәрләрне торгызырга ярдәм иттек.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез