Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыру очраклары кимегән

Узган елда республикада ВИЧ-инфекция йоктыруның 805 яңа очрагы ачыкланган, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2023 елдагы белән чагыштырганда, чир ияртүчеләр саны 122 гә кимегән, дип хәбәр итә «Реальное время».

Шулай итеп, 2024 елда Татарстанда 2022 елдан бирле беренче тапкыр куркыныч чирне йоктыручылар саны кимү теркәлгән. 2021 елда республикада – 861, ә бер елдан 896 яңа очрак ачыкланган булган. Хәзер республика чирләүчеләр саны 2018 елдан бирле иң аз дәрәҗәдә. Шушы вакыт эчендә Татарстанда 6700 кеше авырган.

Тулаем Россиягә килгәндә, узган ел 48 418 кешегә беренче тапкыр ВИЧ-инфекция диагнозын куйганнар. 2023 елдагы белән чагыштырганда, яңа очраклар саны 6509 га кимегән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре