Бүген – 22 августта Яшел Үзән шәһәренең Горький исемендәге суднолар төзү заводында водород ягулыгында эшләүче ял-экскурсия көймәсен суга төшерү тантанасы узды. Тантана Россия дәүләт флагы көненә тәгаенләп үткәрелде.
“Завод хезмәтчәннәре өчен генә түгел, республика, гомумән, ил өчен мөһим вакыйга бу. Бүген водород экологик яктан иң чиста, иң өметле ягулык булып тора”, – диде тантанада сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.
Тәҗрибә көймәсе бу. Аның нигезендә пассажир көймәләре, су автобуслары булдыру күзә тотыла. Көймәләрдән илнең төрле шәһәрләрендә – Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан һәм Түбән Новгород елгаларында киң файдаланылачак.
Проектны “Балтсудопроект” һәм “Крыловск дәүләт фәнни үзәге” оешмалары эшләгән. Көймә Яшел Үзәндә узган елның февраль аенда төзелә башлаган. Озынлыгы – 15 метрдан, киңлеге – 3 метрдан артыграк. 10 кешене сыйдыра. 2 кешелек экипаж идарә итә. Сәгатенә 12 чакрымга кадәр тизлектә барырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: Яшел Үзән суднолар төзү заводының водород ягулыгындагы көймә төзиячәге турында 2022 елның сентябрендә мәгълүм булды. Россиядә водородта эшләүче тәүге көймә Нива елгасында 2023 елның октябрендә сынап каралган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез