Татарстанда "Волга" М-7 юлының бер өлешен төзекләндергәннәр

Актаныш районында, “Сыйфатлы имин юллар” илкүләм проекты нигезендә, 1,4 чакрым озынлыктагы Актаныш-Пучы-Бүләк юл өлешен төзекләндергәннәр. Бу хакта Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Эшләр барышында асфальтның тузган катламын алып, түшәмәнең яңа өске катламын җәйгәннәр. Моннан тыш, юл кырыйларын яңартып, ныгытканнар.

Актаныш-Пучы-Бүләк автомобиль юлы (20 чакрым чамасы озынлыкта) 12 авылда яшәүчегә район үзәгенә йөрү мөмкинлеге бирә. Трасса аша “Волга” М-7 юлына кадәр барып җитәргә мөмкин.

“Сыйфатлы имин юллар” илкүләм проекты илебездәге юлларны уңайлы һәм имин итәргә тиеш. Илкүләм проектның төп максаты – 2030 елга аварияләрдә үлүчеләр санын 3,5 тапкыр киметеп, 100 мең кешегә 4 һәлак булучы күрсәткеченә ирешү.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре