Газетага язылу

Татарстанда Volkswagen юл кырыена «очкан»: һәлак булучылар бар

Тәтеш районында юл фаҗигасе булган.

«Татар-информ» республика Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып язганча, Volkswagen, тизлеген нык арттыру сәбәпле, юл кырыена «очкан». Машина бик каты яньчелгән. 66 яшьлек пассажир – хатын-кыз шундук һәлак булган.

Юл фаҗигасенең барлык нечкәлекләре ачыклана.

Сүз уңаеннан, моңа кадәр Сарман районында да шундый ук фаҗига теркәлгән. Бу очракта машина йөртүченең гомере өзелгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре