Түбән Камада хәбәрсез югалган 12 яшьлек малайны инде өченче көн эзлиләр. “След” эзләү-коткару отряды волонтерлары социаль челтәрләрдә баланың билгеләре турында мәгълүматлар тараткан.
Активистлар хәбәренә караганда, малай 22 июль көнне 15.00 сәгатьтә Студентлар урамында урнашкан 34нче йорттан чыгып киткән дә юк булган. Шуннан бирле аның кайда икәнлеге мәгълүм түгел. Өеннән чыгып киткәндә ак футболкадан, соргылт шорты һәм коңгырт кроссовкидан булган.
“Билгеләре: буе – 143 см, тыгыз тәнле, зәңгәр күзле”. – дип тасвирлаган малайны волонтерлар.
 Алар баланың кайда икәнлеген белүчеләрдән 102 яки +7-917-261-91-71 телефоны аша шалтыратуны сорый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез