Кичә Азнакай районында исерек килеш руль артына утырган 29 яшьлек тракторчыны тоткарлаганнар. Элегрәк ир шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган булган инде, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте.
Машина йөртүчене Азнакай–Әлмәт автомобиль юлының беренче чакрымында тоткарлаганнар. Аңа 240 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза бирелгән һәм ике елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән. Ир-егет үз гаебен таныган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез