Документ нигезендә комиссия составыннан Алексей Завгороднев һәм Ринат Садыйков чыгарылган. Яңа составка:
• Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев;
• Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Раушан Зарипов;
• ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров;
• ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов (килешү буенча);
• ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары - полиция җитәкчесе Алексей Соколов (килешү буенча) кертелгәннәр.
Шулай ук комиссиянең ике әгъзасы вазифаларына төгәллекләр кертелде. Светлана Захарованың вазифасы хәзер Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил буларак күрсәтелде (килешү буенча). Алинә Сабурская Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Социаль үсеш идарәсе җитәкчесе, комиссия секретаре буларак билгеләнде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез