Татарстанда хастаханә һәм сырхауханәләрнең баш табиблары Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар резервыннан билгеләнәчәк

Бүген Казан дәүләт медицина академиясендә узган конференциядә әлеге программаны тәкъдим иттеләр.
– Бүген медицина оешмаларында фикердәшләр командасын булдыру алымнары эшләнгән.

Министрлыкның кадрлар резервы да шуның нәтиҗәсендә булдырылды дисәң дә ялгыш булмас, – дип ачыклык кертте журналистларга Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов.
Министрлыкның кадрлар резервына эләгер алдыннан белгечләр “Медицинада куркынычсызлык” программасы буенча укып чыгарга тиеш булачак. Әлеге программада медицина оешмалары җитәкчеләре, аларның урынбасарлары, медицина эшчәнлеге сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча вәкаләтле вәкилләр, сыйфат хезмәте, кадрлар бүлеге белгечләре катнашачак. Әлеге программа 5 баскычтан тора. Хастаханә һәм сырхауханәләрнең баш табиблары якын киләчәктә нәкъ менә шушы резерв фондыннан билгеләнәчәк.

– Безнең төп максат авыруларның, үзенең куркынычсызлыгын өстен куйган идарәчелләр командасын булдыру. Без менеджментка аңлы рәвештә киләчәк кешеләрне көтәбез, – диде Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре