Газетага язылу

Татарстанда хатын-кыз, «хезмәттәше» җибәргән видеоны ачып, акчасыннан мәхрүм калган

Казанда бер хатын-кыз, вируслы программа урнаштырылган видеоны ачып, 140 мең сум акчасыннан мәхрүм калган. Бу хакта «KazanFirst» Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Хатын-кызга, имештер, коллегасыннан видео карау үтенече белән сылтамалы хәбәр килгән.  Ул файлны ачмакчы булган, ләкин булдыра алмаган. Берникадәр вакыттан соң банк кушымтасына керсә, счетыннан 140 мең сум акчасы юкка чыгуын күреп алган.

Полиция хезмәткәрләре мошенникларның, хатын-кызның мобиль телефонына «кереп», банк кушымтасы аша акчасын урлауларын ачыклаган.

Җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре