Татарстанда полиция хезмәткәрләре мошенниклыкта шикләнелүче бер аферистны тоткарлаганнар. Ул 20ләп хатын-кызны алдаган. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк сүзләренә таянып яза.
Кайчандыр “утырып чыккан” 40 яшьлек ир-ат бу. Хатын-кызлар белән бик бай эшмәкәр буларак танышкан. Гүзәл затларны, янәсе, иномаркалар сату белән шөгыльләнүенә ышандырган. Аферист, машина ремонтлау яки ипотека алырга булышу кебек вак-төяк ярдәмен тәкъдим итеп, тегеләрнең ышанычын яулаган.
Берникадәр вакыттан соң, имештер, бизнеста вакытлыча кыенлыклар барлыкка килде, дигән булып. инде үзе акчалата ярдәм сорый башлаган. Әҗәтен бик тиз кайтарырга вәгъдә иткән. Әмма вәгъдәсен генә үтәмәгән. Шулай итеп, 20 хатын-кызны төп башына утыртып, аларның 44 миллион сум акчасын үзләштергән. Шул ук вакытта полициягә зыян күрүчеләрдән гаризалар керү әле һаман дәвам итәм итә икән.
Җинаять эше кузгатылган. Ир-атны сак астына алганнар. Тикшерү дәвам итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез