Питрәчтә хатын-кызны таптатып үтергән машина йөртүче алты елга гомуми режимлы колониягә хөкем ителде, дип хәбәр итә Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
 
9 октябрьдә кич 32 яшьлек йөртүче Пирәч районы буенча хәрәкәт иткән. Ул каршы як полосага чыккан һәм 31 яшьлек хатын-кызны таптаткан. Хатын-кыз ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче үк үлгән. Машина йөртүче һәлакәт урыннан качып киткән.
Суд гаепле ир-атны алты елга гомуми режимлы колониягә җибәрде. Аны өч елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иттеләр. Машина йөртүче юлда йөрү кагыйдәлен бозмавын әйтеп, гаебен өлешчә генә таныган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез