Бу хакта ТР вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко үткәргән киңәшмәдә әйтелде. Фикер алышуда ТР хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге Төбәк компетенцияләр үзәге һәм Татарстанның 22 муниципалитеты вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте.
Татарстан вице-премьеры сүзләренә караганда, федераль проект, дәүләт ярдәме чарасы буларак, югалтуларны бетерү һәм сак җитештерү инструментларын куллану ярдәмендә процессларны оптимальләштерү юлы белән предприятиеләргә бушлай нәтиҗәлелекне арттырырга мөмкинлек бирә.
«Без предприятиеләребез көчле булуын, алга таба үсүен һәм икътисади күрсәткечләрен яхшыртуын телибез. Һәм без һәрвакыт ярдәм итәргә (шул исәптән федераль проект аша) әзер», - дип ассызыклады ул.
ТР Төбәк компетенцияләр үзәге җитәкчесеШамил Бәйрәмовфедераль проектта катнашу һәм эксперт ярдәме алу өчен нишләргә кирәклеген искәртте, шулай ук аерым предприятиеләр мисалында мондый юл белән нинди нәтиҗәләргә ирешеп булуын әйтте.
«Федераль проектта еллык кереме 400 миллионнан да ким булмаган икътисадның чимал булмаган тармаклары предприятиеләре катнаша ала. Туризм тармагы өчен генә искәрмә: алар өчен минималь чик 180 миллион дәрәҗәсендә билгеләнгән. Устав капиталында чит ил катнашуы өлеше 50 проценттан артмаска тиеш», - дип аңлатты докладчы.
Федераль проектка предприятиеләрне җәлеп итү тәҗрибәсе белән Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова һәм Түбән Кама башкарма комитетының Икътисад һәм сәнәгать идарәсе башлыгы Евгений Борисов уртаклашты.
Россия Икътисади үсеш министрлыгы һәм «Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге федераль компетенцияләр үзәге» планы нигезендә Татарстан 2025 елда федераль проектка кимендә 77 предприятиене җәлеп итәргә тиеш. Муниципаль берәмлекләрнең предприятиеләргә мәгълүмат җиткерүдә ярдәм күрсәтүе бик мөһим, дип ассызыкладылар ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында.
Федераль проект белән танышу һәм гариза бирү өчен җитештерүчәнлек.рф it-платформасыннан файдаланырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез