Татарстанда «Хезмәт ветераны» исемен бирүгә яңалык кертелә

Татарстанда Россия Үзәк банкы гамәлгә куйган ведомство билгеләре белән бүләкләнүчеләргә дә «Хезмәт ветераны» исеме биреләчәк. Депутатлар Дәүләт Советы утырышында бу җәһәттән закон проектын хуплады.

«Әлеге нигезләмәнең, шул исәптән, закон үз көченә кергәнче мондый ведомство бүләкләре белән бүләкләнгән затларга да кагылуы тәэмин ителәчәк», – дигән депутат Ольга Воронова.

Закон проекты республика законын федераль законга туры китерүгә юнәлдерелгән. Депутатлар республика законының гамәлгә керү көнен 2026 елның 1 гыйнвары итеп билгеләгән. Шушы ук көнне федераль закон да үз көченә керә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре