Татарстанда хезмәт ветеранының социаль ярдәм өчен керем чикләре артачак

Татарстанда 2026 елның 1 гыйнварыннан хезмәт ветераннарының уртача айлык кеременең чик күләме социаль ярдәм чараларын билгеләү өчен 20 меңнән 23 мең сумга кадәр арттырылачак. Тиешле закон проектын депутатлар ТР Дәүләт Советының VII чакырылыш 13 нче утырышында кабул иттеләр.

Татарстанда «Хезмәт ветераны» исеменә ия гражданнар айлык акчалата түләүләр, элемтә хезмәтләре һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидияләр, бушлай теш протезлау һәм ишетү протезлау алалар, дип сөйләде ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

«Әлеге социаль ярдәм чараларын күрсәтү өчен мохтаҗлык критерие буларак гражданның кереме күрсәткече кулланыла, ул 20 мең сумнан артмаска тиеш», – дип билгеләп үтте ул.

Министр сүзләренә караганда, «Хезмәт ветераны» исеменә ия татарстанлыларга социаль ярдәм чаралары республика бюджеты хисабыннан күрсәтелә. Быел әлеге максатларга 3,7 млрд сум салынган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре