Татарстанда хезмәт хаклары быел иң күп арткан һөнәр ияләрен атадылар

Татарстанда мәгълүматлаштыру һәм элемтә (IT) өлкәсе 2025 елда хезмәт хаклары иң күп үскән тармак. Хәзер әле өлкәдә эшләүче белгечләр уртача 121,2 мең сум ала, дип хәбәр итте «Татар-информ» га HR-эксперт, Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте буенча Эксперт советы әгъзасы Гарри Мурадян.

«Шулай ук җитештерү өлкәсендә хезмәт хаклары сизелерлек артты – 103 мең сумнан артык, медицина хезмәткәрләре уртача 77,2 мең сум ала», – дигән агентлык әңгәмәдәше. Мәгариф өлкәсендә, эксперт сүзләренчә, хезмәт хаклары ел башыннан 64,5 мең сумга кадәр күтәрелгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре